Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары Н.В. Бутаева ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Визит Аксубай муниципаль районында урнашкан «Хыял» социаль приютында булудан башланды.
Наталья Владимировна хезмәткәрләргә стационар учреждениеләрдә янгынга каршы режимны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрү һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча хезмәткәрләрнең өстәмә инструктажларын мәҗбүри үткәрү турында тагын бер кат искә төшерде.
Министр урынбасарының визиты Федоровск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булу белән тәмамланды. Наталья Владимировна социаль хезмәт алучылар белән аралашты һәм Яңа ел чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру һәм гамәли чаралар комплексын тормышка ашыруга басым ясады.