«Гармония» комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучыларны дистанцион рәвештә котлыйлар

2020 елның 25 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга аерым игътибар бирәләр. Үз-үзеңне изоляцияләүче өлкәннәргә ярдәм, уңай эмоцияләр һәм Яңа ел кәефе аеруча мөһим.

Белгечләр социаль хезмәт алучыларны Яңа ел белән онлайн котлыйлар һәм үз карамагындагыларга иминлек, сәламәтлек һәм озын гомер телиләр. Бу кешеләргә игътибар һәм уңай эмоцияләр бик кирәк, чөнки аларның аралашу даирәсе аз хәрәкәтчәнлек аркасында чикләнгән. Әлеге яңа ел акциясе ярдәмендә алар үзләрен онытылган һәм ташланган дип санамыйлар, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы Яңа Ел кәефе алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International