Биектау районында юбилярны котладылар

2020 елның 25 декабре, җомга

Биектау районыннан Биктимирова Хәдичә Хисамиевна иртә таңнан туган-тумачалары һәм якыннары исеменнән котлаулар кабул итә. 25 декабрьдә аңа 95 яшь тулды.

Юбилярга Президент В.В. Путинның котлау хаты тапшырылды. Тыл хезмәтчәнен истәлекле дата белән котларга социаль яклау бүлеге начальнигы Г.Р. Минаева, авыл җирлеге башлыгы З.Р. Гарифуллина, шулай ук «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре килде.

Хәдичә Хисамиевна бик күп бүләкләр алды, әмма бу тантаналы көндә күрсәткән кайгыртучанлык һәм игътибар аның өчен күпкә мөһимрәк. Барысы да юбилярга озын гомер, сәламәтлек һәм яңа юбилейлар теләделәр.

Кунаклар Хәдичә ханымга күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, Хәдичә Хисамиевна кебек кешеләрнең бүгенге яшьләр өчен үрнәк булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International