«Изгелек» тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Яңа елга чыршы ясадылар

2020 елның 25 декабре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен газета трубкаларыннан чыршы үрү буенча мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: аяк-кулларның хәрәкәт итү функцияләрен, вак моториканы яхшырту, газета трубкаларыннан үрү күнекмәләрен формалаштыру.

Трубкалар ясау һәм алардан спираль әйләнеше рәвешендә декоратив элементлар ясау кулларның вак моторикасын яхшыртырга ярдәм итә, когнитив функцияләр бозылган гражданнарда фикерләү эшчәнлеге процессларын яхшырта, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны кул көзәненнән арындыра.

Социаль хезмәт алучылар үрелгән әйберләр ясау тарихы белән таныштылар, кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар һәм үз куллары белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор адымлап газета трубкаларыннан үрүне аңлатты.

Тернәкләнүчеләр бу чарада актив катнаштылар. Аларның кәефләре яхшырды, шундый җиңел кул астындагы материалдан үз куллары белән эшләнмәләр ясау теләге туды.

Мастер-класста дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International