Зәй балаларына Кыш Бабай һәм Кар кызы килде

2020 елның 25 декабре, җомга

Яңа ел шатлык, әкият һәм бүләкләр белән бәйле. Бу бәйрәмне барыннан да бигрәк балалар яраталар һәм көтеп алалар.

Социаль патронаж кысаларында 23 декабрь көнне Яңа ел алдыннан Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән Яңа ел тамашасы оештырдылар.

Әлеге чара социаль хезмәт алучылар арасыннан Зәй районы үзәгеннән ерак булмаган өлешләрдә яшәүче, ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләр өчен оештырылды.

Әкият геройлары бусагасында көтеп алынган вакыйга балаларны һәм аларның ата-аналарын сокландырды һәм Яңа Ел кәефе бүләк итте. Һәр бала Кыш бабайга шигырь сөйләргә һәм чыршы тирәли биергә ашыкты.

Саубуллашканда әкият геройлары балаларга укуларында уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа елда теләкләрнең чынга ашуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International