24 декабрьдә Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Чухланцев Павел җитәкчелегендә «Осталар остаханәсе» түгәрәгендә болан фигураларын фанерадан ясап территорияне бизәделәр.
«Балаларга эстетик тәрбия бирү аеруча нәтиҗәле эшчәнлектә чагылыш таба», – дип ассызыклады тәрбияче. Түгәрәк эшчәнлеге кысаларында балалар пычак белән кисү күнекмәләрен алдылар, боланнарны фанерадан ясадылар, аларны беркеттеләр һәм приют территориясен бизәделәр.
Түгәрәк дәресләрендә 8 бала катнашты.