«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру максатыннан, Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды 22 декабрь көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бер сәгатькә караучы» дигән көндезге төркем кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге бала белән дәресләр үткәргәннәр.
«Бер сәгатькә караучы» кыска вакытлы булу төркеме максатчан төркем хатын-кызларына һәм аларның якын-тирәләренә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны квалификацияле белгеч күзәтүе астында махсус уен бүлмәсендә билгеле бер вакытка калдыру мөмкинлеге бирә.
«Джанго» уен дәресендә баланың төгәл моторикасы үсте, ә кинетик комлы уен аның тынычлануына ярдәм итте. «Үз сәламәтлегеңә кайгыртучан караш формалаштыру» дәресендә табышмаклар, хәрәкәтләнү күнегүләре ярдәмендә үз тәнең турында күзаллау үсеш алды, аның матурлыгы һәм камиллеге, үз организмыңа карата кайгыртучан мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында караш формалашты.