«Өмет» үзәге һәм янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре ведомствоара рейдлар үткәрә

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм янгынга каршы хезмәт инспекторларының уртак рейдлары дәвам итә.

Социаль участокларда социаль хезмәтләр алучы гражданнар, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында да аңлату эшләре алып баралар. Ведомствоара патронатта булган социаль якланмаган гаиләләргә аерым игътибар бирелә.

Рейд вакытында элек урнаштырылган янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелә, батарейкалар алыштырыла, кирәк булганда яңа янгын хәбәрчеләре куела.

Мондый ведомствоара рейдлар даими рәвештә гамәлгә ашырыла, һәм аларның төп бурычы – торак һәм күпфатирлы йортларда янгынны булдырмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International