Һәр бала өчен көтеп алынган бәйрәм якынлашу уңаеннан «Волонтер» үзәге «Гадәти могҗиза» дигән хәйрия акциясе оештырды. Традиция буенча, акция ел саен Яңа ел алдыннан үткәрелә.
Акциянең максаты булып Әлмәт районындагы «Кайгырту» үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү тора.
«Бирлик» Әзербайҗан диаспорасы һәм «Киндермаг» кибете иганәчеләре ярдәме белән 38 бала Яңа ел бүләкләре алды.