21-23 декабрь көннәрендә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагоглары «М.И.Г.» отряды волонтерлары белән берлектә инвалид балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Бүләкләрнең иганәчеләре: Сафин Марат Тәлгать улы («Сәйдәш исемендәге АХП» ҖЧҖ), Хаҗиев Рөстәм Рәхим улы («Ирек» ПК), Имамов Риф Хәниф улы («Гигант» ҖЧҖ) һәм Хаҗиев Азат Өлфәт улы («Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе).
Кыш бабай белән Кар кызы сәламәтлекләре буенча өйдән мөстәкыйль чыга алмый торган балаларга кунакка килделәр. Хәйрия акциясе кысаларында 20 инвалид бала татлы бүләкләр алды.