Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Сафия Ганиева чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар катнашты.
Дәрес башында реабилитантлар чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихы турында белделәр, аларның төрләре белән таныштылар, кул эшләнмәләре ясау өчен материал әзерләделәр. Соңыннан белгеч уенчыкларның эзлеклелеген күрсәтте.
Социаль хезмәт алучылар рәхәтләнеп чыршы шарлары ясадылар. Чара ахырында алар барысы да кәефнең яхшыруын билгеләп үттеләр.
Мастер-класста биш кеше катнашты.