Кукмара районында «Синең дустың – балалар өчен ышаныч телефоны» акциясе узды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

«Тылсым» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Волонтер» берләшмәсе белән бергә Кукмара шәһәрендә «Синең дустың – балалар өчен ышаныч телефоны» акциясе уздырдылар. Чара балалар арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Акция барышында волонтерлар белән белгечләр шәһәр халкына ышаныч телефоны номеры язылган буклетлар тараттылар, балаларга хезмәт эшенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, балаларның ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алулары турында аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International