Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 4 668 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 565 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 23 декабренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 086, 960, 120, 3 115, 316 һәм 408 эшсез кеше исәптә тора.