Татарстанлыларга 43 456 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

2020 елның 23 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 41 325 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 032 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,03 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 43 456 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 237 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,95 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 821 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 27 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International