Министрлык вәкилләре – «Технологияләргә өмет» форумында катнашучылар

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

23-24 декабрьдә «Технологияләргә өмет» V Милли тернәкләндерү индустриясе һәм универсаль дизайн форумы уза. Ул тернәкләндерү юнәлешендәге сәнәгать продукциясе җитештерүне үстерү һәм Россия Федерациясендә мөмкинлекләре чикләнгән затларны үз илебездә җитештерелгән продукцияне кулланып тернәкләндерүнең комплекслы системасын үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Онлайн-платформада уза торган форум чараларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә катнаша.

Онлайн-платформага сылтама: https://nnt.global/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International