Республиканың Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ф. Т. Гайнетдинова авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә барып кайтты. Ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде.
Күчмә чаралар кысаларында балаларга ТР Дәүләт Советы депутаты А. И. Җиһаншин исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырылды.