Министрлык 2021 нче елга җитештерү календаре әзерләде

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2021 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.

2021 елга җитештерү календаренда Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен 40-, 39-, 36- 35- һәм 24 сәгатьлек эш атналарында айларга, кварталларга, тулаем 2021 елга эш вакыты нормасы китерелгән, шулай ук шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булган биш көнлек эш атнасында эш һәм ял көннәре саны күрсәтелгән.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 13 августындагы 588н номерлы боерыгы белән Атнага эш вакытының билгеләнгән дәвамлылыгына карап, билгеле бер календарь чорларына (ай, квартал, ел) эш вакыты нормасын исәпләү тәртибе расланган (алга таба – Тәртип).

Тәртип нигезендә, билгеле бер календарь чорларына эш вакыты нормасы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике ял көне белән биш көнлек эш атнасының хисап графигы буенча, көндәлек эшнең (сменаның) киләсе озынлыгыннан чыгып исәпләнә:

40 сәгатьлек эш атнасында – 8 сәгать;

эш атнасының дәвамлыгы 40 сәгатьтән ким булганда – эш атнасының билгеләнгән озынлыгын биш көнгә бүлү нәтиҗәсендә алына торган сәгать саны (мәсәлән,

39 сәгатьлек эш атнасында – 7,8 сәгать;

36 сәгатьлек эш атнасында – 7,2 сәгать;

35 сәгатьлек эш атнасында – 7 сәгать;

24 сәгатьлек эш атнасында – 4,8 сәгать).

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы).

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы һәм «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы законының 1 статьясы нигезендә (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы редакциясендә) Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булып саналалар:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 май – Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август – Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне;

Ураза бәйрәме;

Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү башы туры килә торган көннәр Татарстан Республикасы Президенты карары белән билгеләнә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү 13 май һәм 20 июль көннәренә туры килә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә, дип билгеләнгән (гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән тыш). Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте ял көннәрен, шул исәптән гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән ике ял көнен, чираттагы календарь елындагы башка көннәргә күчерергә хокуклы дип каралган.

Шулай итеп, «2021 елда ял көннәрен күчерү турында» 2020 елның 10 октябрендәге 1648 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә, хезмәткәрләрнең 2021 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, түбәндәге ял көннәре күчерелә:

2 гыйнвар шимбәдән 5 ноябрь җомгага;

3 гыйнвар якшәмбедән 31 декабрь җомгага;

20 февраль шимбәдән 22 февраль дүшәмбегә.

Алдагыларны исәпкә алып, 2021 елда Татарстан Республикасында ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 244 көн тәшкил итә, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 6 эш көне (20 февраль, 30 апрель, 12 май, 11 июнь, 19 июль, 3 ноябрь), ә ял көннәре саны 121 көн булачак, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне һәм күчерү белән бәйле рәвештә 3 өстәмә ял көне (5 ноябрь, 31 декабрь, 22 февраль).

2021 елда эш вакыты нормасы түбәндәгечә булачак:

40 сәгатьлек эш атнасында – 1946,0 сәгать

(40 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәгать);

39 сәгатьлек эш атнасында – 1897,2 сәгать

(39 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәгать);

36 сәгатьлек эш атнасында – 1750,8 сәгать

(36 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәгать);

35 сәгатьлек эш атнасында – 1702,0 сәгать

(35 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәгать);

24 сәгатьлек эш атнасында – 1165,2 сәгать

(24 сәг.: 5 көн х 244 көн - 6 сәгать);

Эш вакытының еллык нормасы, эш атнасының бүтән билгеләнгән дәвамлылыгы булганда, түбәндәгечә исәпләнә: эш атнасы дәвамлылыгы 5 көнгә бүленә, елга биш көнлек эш атнасы календаре буенча эш көннәре санына тапкырлана, килеп чыккан сәгатьләр саныннан ел дәвамында эшләми торган бәйрәм көннәре алдыннан эш вакыты кыскартыла торган сәгатьләр саны алына.

Күрсәтелгән тәртиптә исәпләнгән вакыт нормасы, билгеләнгән атнага эш атнасы вакытының озынлыгына карап, барлык хезмәт һәм ял режимнарына кагыла.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен 2021 елга җитештерү календаре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International