Кешенең эмоциональ халәтен тотрыкландыру ысулы буларак ком терапиясе

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе технологиясе киң кулланыла. Бу алым хәтерне, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә, кешенең эмоциональ халәтен стабильләштерә.

Комлы уен өлкәннәргә психологик травмалардан арынырга мөмкинлек бирә, үзләренең эчке кичерешләрен контрольдә тотарга булыша. Терапия үз проблемаларың һәм куркуларың турында сөйләргә, эмоциональ киеренкелекне җиңәргә ярдәм итә.

«Ком терапиясе – бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль, ул тынычландыра, киеренкелекне төшерә һәм үз кичерешләреңне ачыкларга ярдәм итә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша социаль хезмәтләр алучы Любовь Ивановна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International