«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре финанс белемнәрен арттыралар

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2017-2023 елларга Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Россия Банкы төрле яшь төркемнәренең, шул исәптән өлкән буынның финанс белемен арттыру буенча эш алып бара.

2020 елдан башлап Россия Банкы «PensionFG» проектын гамәлгә ашыра башлады – ул халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең көндезге төркемнәрендә ял итүче пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр. Финанс грамоталылыгы буенча дәресләр конкрет банк продуктларын алга этәрми, коммерция оешмаларына бәйле түгел һәм бары тик финанс грамоталылыгын үстерү максаты белән генә булдырылган.

16 ноябрьдән «Тормыш өчен экономия», «Банк хезмәтләре. Ярдәмче банк сайлыйбыз», «Финанс җинаятьчелек. Үзеңне һәм гаиләңне сакла» дигән чараларда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.

Проектта катнашу социаль хезмәткәрләргә хезмәт алучыларны финанс дөньясында үзләрен иркен хис итәргә һәм шәхси финанс тотрыклылыгын, куркынычсызлыкны тәэмин итеп, нәкъ менә аларга кирәк булган хезмәтләрне сайларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International