Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыру турында видеопроект эшли башлый

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Яшьләр арасында хезмәтне популярлаштыру, шулай ук вакансияләр эзләү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге яшьләрне эшкә урнаштыру турында видеопроект башлап җибәрә.

Проектны тормышка ашыру яшьләргә эшкә урнаштыру, эшче һөнәрләрне популярлаштыру өлкәсендәге мөмкинлекләр турында үз вакытында хәбәр итәргә ярдәм итә.

Видеопроект түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:

- яшьләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә яңалыклар блогы;

- һөнәри юнәлеш бирү блогы;

- мәктәп укучысы, студент, чыгарылыш сыйныф укучысы категорияләре буенча эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында рубрика;

- һөнәри белем бирү;

- иң яхшы 10 вакансия.

Моннан тыш, 2020 елның июленнән Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү буенча «Яшьләргә эш» электрон системасы эшли. Порталның Интернеттагы адресы – rabota.tatar. Бүгенге көндә порталда 511 эш эзләүче, 243 эш бирүче теркәлгән һәм 223 вакансия урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International