Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү дәвам итә. Озак вакыт карау системасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган юнәлешләрнең берсе – медик-социаль патронаж.
Өлкән яшьтәге гражданнарга медик-социаль патронажны гамәлгә ашыруга шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында карар федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Татарстанда проект өч муниципаль берәмлек территориясендә гамәлгә ашырыла – Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә. Бүгенге көндә 360 кеше медик-социаль патронаж белән тәэмин ителгән.
Шәхси медицина оешмалары хезмәткәрләре атна саен өлкән яшьтәге кешеләргә йөри, аларның сәламәтлеге торышын күзәтәләр, дәвалаучы табиб билгеләгән медицина манипуляцияләрен – массаж, тамызгыч урнаштыру, укол кадауны һ.б. башкаралар. Пациентның сәламәтлеге торышы турында белешмәләр өлкән кешенең дәвалаучы табибына поликлиникага тапшырыла, кирәк очракта дәвалау схемасы төзәтелә. Кирәк булганда, шәхси медицина оешмалары белгечләре тарафыннан өлкәннәрне диспансерлаштыруга язылу, пилот проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган билгеләнгән исемлектән тыш өстәмә белгечләрне чакыру гамәлгә ашырыла.
Моннан тыш, чит ярдәмгә мохтаҗ затларны ачыклаганда, социаль хезмәтләр күрсәтүнең кирәклеге турындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен, алар турында мәгълүматлар социаль яклау органнарына тапшырыла.
Сынау проектын гамәлгә ашыру 2020 елның 1 сентябрендә башланды, 2021 елның 1 февралендә төгәлләнәчәк. Өлкәннәрдән уңай бәя алган очракта, проектны тормышка ашыру дәвам итәчәк һәм аның географиясе киңәйтеләчәк.