Минзәләдә аз тәэмин ителгән гаиләләр һәм инвалидлар йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштырылды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

«Мензелинск Сервис» ҖЧҖ директоры Егор Юдин якташларына хәйрия ярдәме күрсәтте. Битараф булмаган татарстанлы 100 автоном янгын хәбәрчесе алу өчен акча бүлеп бирде.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Минзәләдә һәм Воровский ис. совхозда яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләр, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның торак биналарында янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International