«Кайгырту» үзәге «Мин коррупциягә каршы!» рәсем конкурсында катнаша

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары (оныклары) арасында уздырыла торган «Мин коррупциягә каршы!» дигән конкурста катнаша.

Конкурс Министрлык тарафыннан 2020 елның 1 ноябреннән 9 декабренә кадәр үткәрелә. Аның максаты – балаларда коррупциягә тискәре караш тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен һәм коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү.

«Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең балалары конкурска бик теләп кушылдылар һәм жюрига үзләренең иҗади эшләрен җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International