Татарстанлыларны 2021 елга ТР Хезмәт министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычларын билгеләүдә катнашырга чакыралар

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда 2021 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Беренче этап барышында Министрлык тармак белгечләреннән иң мөһим юнәлешләр һәм якын арада эш индикаторларыннан тәкъдимнәр җыйды.

Беренче этап барышында Министрлык якын киләчәккә иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча экспертлардан тәкъдимнәр җыйды. 22 октябрьдә узган Иҗтимагый совет утырышы нәтиҗәләре буенча ачык онлайн-тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим кертелде. Аларның иң өстенлеклеләрен тавыш бирү ярдәмендә татарстанлылар билгеләячәк.

Халык арасында сораштыру 2020 елның 2 ноябреннән 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация үтәргә һәм «Халык сораштырулары» сервисына күчеп, тавыш бирергә кирәк (https://open.tatarstan.ru/polls/). Татарстанлылар министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантын да тәкъдим итә алалар.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы каравына кертеләчәк. Нәтиҗәдә 2021 елга биштән алып җидегә кадәр өстенлекле максат билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International