«Кайгырту» үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен «Без коррупциягә каршы» дигән дәрес үткәрде

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

10 ноябрь көнне Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Без коррупциягә каршы» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. Чарада яшь социаль хезмәт алучылар катнашты.

Дәрес коррупциягә каршы законнар өлкәсендә балаларның хокукый белемен арттыруга, коррупциягә тискәре караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балаларның коррупциягә карата карашы аларның рәсемнәрендә чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International