Минзәлә интернат-йорты хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы чара уздырдылар

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планын үтәү кысаларында 9 ноябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Ирина Исмәгыйлева хезмәт коллективы белән җыелыш үткәрде. Чара хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы белемен арттыруга юнәлдерелгән иде.

Учреждение директоры хезмәттәшләренә коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарны аңлатты, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтының типик очракларына игътибар итте һәм коррупциягә каршы тору буенча инструктаж үткәрде. Соңыннан чарада катнашучылар коррупциягә каршы тематикага плакатлар һәм брошюралар әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International