«Бәйләп тора торган җеп» программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Балалар – ул бәхет» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары катнашты.
Дәреснең максатлары: тәрбия мәсьәләләрендә ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен арттыру, ата-аналарның үз-үзләрен тотышы рәвешләрен коррекцияләү.
Алга таба коррекция ясау максатыннан чара ата-аналарның максатлары турында фикер алышудан, аларның үз-үзләрен тотышы стилен ачыклаудан башланды. Аннан соң катнашучылар «Мин – ата-ана» дигән өстәл уены уйнадылар. Уен барышында ата-аналар психолог белән бергә балалар белән үзара мөнәсәбәттәге кыенлыклар турында сөйләштеләр, проблемаларны хәл итү юлларын билгеләделәр.
Дәрес ата-аналарга үзләренең тискәре уйларының балалар белән мөнәсәбәтләренә тискәре йогынтысын аңларга, үз балаларын ничек бар, шулай кабул итәргә ярдәм итте.