«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре мастер-классларда актив катнашалар

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

9 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы мастер-класс узды. Иҗади чараны хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова үткәрде.

Дәрес вакытында социаль хезмәт алучылар гәҗит трубочкаларыннан эшләнмәләр үрергә өйрәнделәр. Мондый чаралар кулларның вак моторикасын, когнитив функцияләр бозылган гражданнарда фикерләү эшчәнлеге процессларын яхшыртырга ярдәм итә, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның кулларын көзәннән арындыра.

Иҗади чаралар ярдәмендә реабилитантларда декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну формалаша, алар үзләренең ялларын нәтиҗәле оештырырга өйрәнә.

Мастер-класста катнашкан дүрт социаль хезмәт алучы дәреснең эмоциональ халәткә һәм кәефкә уңай тәэсир итүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International