«Исток-Башлангыч» үзәге гражданнар белән дистанцион чаралар үткәрә

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы җиде хатын-кыз өчен дистанцион мәгълүмат сәгате үткәрде.

Мәгълүмати-аңлату эше кысаларында социаль хезмәт алучыларга балалар туганда законнарда каралган түләүләр, социаль ярдәм чаралары күрсәтү тәртибе, шулай ук балалар кирәк-яракларының бүләк комплекты турында сөйләделәр. Онлайн-сәгатьтә катнашучылар алынган мәгълүматлар турында актив әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аңлату эшләре «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Лениногорск районында милли проектның максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International