Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең ялы һәрвакыт күңелле һәм файдалы уза. Социаль хезмәт алучылар арасында аеруча өстәл уеннары, аерым алганда, лото бик популяр.
Күпләр яраткан «Русское лото» дигән өстәл уены өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бирә. Мавыктыргыч чара игътибарлылыкны, шулай ук позитив аралашу һәм бер-берең белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерә.
«Өстәл уеннарының төп максаты – уртак уен эшчәнлеге белән кызыксыну формалаштыру, өлкәннәр һәм инвалидларның тырышлыгын, математик күзаллауларын үстерү», – ди психолог Светлана Айметова.