2020 елда Әлмәт шәһәренең «Рәсәй эше» кадрлар үзәге озак вакыттан соң хезмәт эшчәнлеген яңартучы гражданнарның пилот тормыш хәлен хәл итү кысаларында хезмәт күрсәтү комплексына күчте. Мондый очракны хәл итү вариантларының берсе – социаль контракт ярдәмендә эшкә урнаштыру.
Социаль контракт – граждан белән гражданның яшәү урыны яки тору урыны буенча социаль яклау органы арасында төзелә торган килешү. Документ нигезендә социаль яклау органы гражданга дәүләт социаль ярдәме күрсәтергә, ә граждан – социаль адаптация программасында каралган чараларны гамәлгә ашырырга йөкләнә. Мондый чараларга, аерым алганда, эш эзләү керә.
3 ноябрьдә кадрлар үзәге эшсез гражданнарның Әлмәт муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчелеге белән очрашуын оештырды. Очрашуда катнашучылар игътибарына социаль контракт төзү шартлары һәм тәртибе турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Гражданнарны адреслы ярдәм һәм консультация алу өчен социаль яклау идарәсенә очрашуга чакырдылар.
40 кеше катнашкан очрашу барышында пандемиягә каршы барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлде.