Бөек Ватан сугышы ветераны «Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләргә Җиңү турында сөйләде

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Мөфтах Әнсәп улы Нуртдинов белән очраштылар. Кунак сугыш көннәре турында хатирәләре белән уртаклашты.

Мөфтах Әнсәп улы армиягә 1943 елның ноябрендә, 17 яшьлек егет булып китә. Ветеран Румыния, Чехословакия, Югославия, Венгрия һәм Австрияне азат итүдә катнаша, контузия ала һәм медсанбатта дәваланганнан соң үз частенә кайта. Сугышчан батырлыклары өчен Мөфтах абый «Батырлык өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Будапештны алган өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» һәм юбилей медальләренә лаек була.

Туган якларына кайткач, Мөфтах Әнсәп улы булачак тормыш иптәше Роза Сәдри кызын очрата. Гаилә өч бала тәрбияләп үстергән, ә хәзер 5 онык һәм 3 оныкчыкларының уңышларына сөенеп яши.

94 яшендә дә Мөфтах абый актив яшәү рәвеше алып баруын дәвам итә, шәһәр яшьләренә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә катнаша.

Социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышы турында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыдан ишетү бик гыйбрәтле булды. Үзәк карамагындагылар горурлык белән ветеран медальләрен һәм сугыш еллары фотоларын карадылар. Очрашу күңелле, җылы атмосферада узды һәм Бөек Җиңү кыйммәте турында уйланырга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International