Әлмәт «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Тәрбия бирү мәктәбендә «Тормыш чикләүләренә ия булган кешенең гигиенасы» һәм «Имин йорт» дәресләре, шулай ук «Техник реабилитацияләү чараларыннан файдаланырга өйрәтү», «Юындыру. Киендерү. Урын-җир өстен алыштыру» дигән темаларга практик дәресләр узды.
Уку барышында тыңлаучылар мобиль булмаган гражданнарны карауның гамәли күнекмәләрен үзләштерәләр, аз хәрәкәтләнүче гражданнарның бүлмәләрендә уңайлы мохит булдырырга өйрәнәләр.
Чираттагы дәрестә 7 тәрбияче, 7 социаль хезмәткәр, аз хәрәкәтләнүче гражданнарның 10 туганы катнашты.
Тәрбия бирү мәктәбендә бушлай белем алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Әлмәт шәһәре, К. Цеткин ур., 54А йорт, 202 нче кабинет. Тел.: 8 (8553) 43-91-88.