Казанлыларны шәһәр вакансияләр ярминкәләренә чакыралар

2020 елның 16 октябре, җомга

17 октябрьдә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең өч парк һәм сквер территориясендә шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак. Чаралар «Калейдоскоп» балалар паркында, «Дәрвишләр» скверында һәм «Крылья Советов» мәдәният һәм ял паркында узачак.

Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре татарстанлыларга мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре турындагы законнар, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Килүчеләр игътибарына компьютер базасында булган 18 мең вакансия, шул исәптән стажировка буенча вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Теләге булган һәркем үзләрен кызыксындырган вакансияләр язылган исемлек ала алачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәләре эшендә шәһәрнең 30 эш бирүчесе катнашачак, алар вакантлы урыннарга дәгъва кылучыларны сайлап алачак.

Килүчеләргә мәшгульлек үзәге хезмәтләре турында белешмәлекләр тәкъдим ителәчәк. Тематик басмалар бушлай вакансияләр турында мәгълүмат белән гәҗитләр таратачак.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International