«Астра» тернәкләндерү үзәгендә танып-белү викторинасы уздырдылар

2020 елның 7 июле, сишәмбе

6 июль көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кыргый хайваннар дөньясына сәяхәт» дигән танып-белү викторинасы узды.

Дәрес табышмаклар чишүдән башланды. Аннан соң балалар тәрбиячеләр белән бергә «Җир һәм анда яшәүчеләр» дигән зоологик лото уйнадылар. Уен барышында тәрбияләнүчеләр хайваннар дөньясының төрлелеге белән таныштылар, хайваннар һәм аларның яшәү урыннары турында белделәр.

Танып-белү кызыксынуын үстерүгә ярдәм итүче әлеге чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International