Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы танып-белү чарасы узды. Белгечләр җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр К.И. Чуковскийың «Муха-Цокотуха» әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар чарада зур кызыксыну белән катнаштылар һәм үз персонажлары рольләрен сәнгатьле итеп башкардылар.
Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне, партнер белән хезмәттәшлек итә белүне үстерә. Әлеге очрашуның максаты балаларның театральләштерелгән эшчәнлеккә кызыксынуларын арттыру, сүзлек запасын баету һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен модельләштерү иде.