Министрлыкта читттән килгән хезмәткәрләрне эшкә алырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Министрлыкта читттән килгән  хезмәткәрләрне эшкә алырга теләк белдерүче эш бирүчеләрдән 2014 нче елга гаризалар кабул ителә башлады.  Шулай ук 2013 нче ел өчен төзәтмәләр кертү максаты белән дә сорау  язулары  кабул ителә. 

Билгеләп үтик, 2013 нче елга чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә  билгеләнгән квота 23,4 мең эшкә алу өчен рөхсәттән гыйбарәт. Яңа елда тагын 9 эш бирүче өстәмә гариза биргән булган.

Әлеге хезмәткәрләр тир түгәчәк эш урыннарының күбесе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә карый.

Узган ел читтән җәлеп ителгән хезмәткәрләргә квота бирү процедурасы автоматлаштырылды. “Миграция квоталары» дип исемләнгән автомат рәвештә мәгълүматлаштыру  комплексы файдалануга тапшырылганнан бирле, гаризалар интернет аша кабул ителә башлады. Бу яңалыкның икенче яхшы ягы шунда – хәзер эш бирүчеләр гаризаларының нинди этапта икәнен реаль вакыт режимында  күзәтеп тора  алачаклар.

 “Миграция квоталары» дип исемләнгән автомат рәвештә мәгълүматлаштыру  комплексына интернет аша  www.migrakvota.gov.ru. адресы буенча керергә мөмкин. Бу чакта һәр эш бирүченең үзенә   шәхси пароль һәм логин бирелә. Гариза яки сорау язуы башта электрон рәвештә, ә аннан соң кәгазьгә язылып (мәҗбүри этап) ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына тапшырыла.

Документларны 2013 нче елның 1 нче маена кадәр Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт, 3 нче кабинет адресы буенча тапшырырга мөмкин.

График түбәндәгечә:

Дүшәмбе:           9:00с. - 12:00с.

Сишәмбе:         13:00с. - 18:00с.

Чәршәмбе:         9:00с. - 12:00с.

Пәнҗешәмбе :  9:00с. - 12:00с.

Җомга:                9:00с. - 12:00с.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International