Алабуга интернат-йортында Сталинград өчен көрәшкә багышланган чара үтте

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Синең алда баш иябез, Россия солдаты» дигән тарихи сәгать узды. «Игелек планетасы»нда тәрбияләнүчеләр һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре катнашкан чара Сталинград көрәшенә багышланган иде.

Чараның максаты – патриотизм һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү, аның тарихына карата кызыксыну уяту. Катнашучыларга бөек сугышның тарихи фактларын искә төшерделәр, соңыннан алар Сталинград, сугышчылар турында шигырьләр укыдылар. Яшь кунаклар хәрби җырлар башкарды.

Шулай ук чара барышында кинохроника кадрлары һәм сугыш еллары җырлары белән тематик видеороликлар карау оештырылды, ә үзәк китапханә хезмәткәре Алабугада яшәүчеләр – Сталинград сугышында катнашучылар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International