Тәтеш районында инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә балалар китапханәсендә инвалид балаларның ата-аналары белән "Инвалид бала хокукларын тормышка ашыру" темасына "түгәрәк өстәл" үткәрелде.

Чарада Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.Кирилина, Тәтеш муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы О.Колсанова., Тәтеш муниципаль районында Россия Пенсия фонды башлыгы урынбасары А.Никоноров, район табиб - педиатры Л.Сучкова, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары И.Лазарева, һ.б.катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында санаторий-курорт дәвалавына юлламалар белән тәэмин итү, социаль такси эшен оештыру, пенсия белән тәэмин итү, адаптив физик культура белән шөгыльләнү, автобусларда йөрү тәртипләре, логопед һәм дефектолог белән шөгыльләнү, өстәмә туклануны оештыру һ.б. мәсьәләләр буенча актив фикер алыштылар.

Шулай ук ата-аналарга коррупция төшенчәсе, коррупция гамәлләренең нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр. Ата-аналар игътибарын учреждениедә урнаштырылган мәгълүмат стендына да юнәлттеләр, анда кайнар элемтә телефоннары күрсәтелгән, алардан ата-аналар, кирәк булган очракта, коррупция мәсьәләләре буенча файдалана ала.

Чара ахырында Г.Ф. Кирилина ата-аналарны балалар белән бергә 2019 елның 24 декабрендә булачак яңа ел тамашасында катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International