Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Вакансияләр ярминкәсе үткәрү - Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең эш юнәлешләренең берсе.

Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4 декабрендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе уздырылды.

Вакансияләр ярминкәсендә шәһәрнең 11 предприятиесе һәм оешмасы катнашты.

Оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан эш эзләүчеләргә 36 вакансия тәкъдим ителде (тегүче, әйдәп баручы белгеч, җитештерү һәм хезмәт кую биналарын җыештыручы, суднолар ремонтлаучы, инженер-конструктор, слесарь-ремонтлаучы, тәэмин итү агенты һ.б.).

Вакансияләр ярминкәсендә 49 кеше булды, алар эшкә урнашу, һөнәргә өйрәнү һәм өстәмә һөнәри белем алу, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру сораулары буенча консультация алдылар.

Хезмәт базарында үзеңне нәтиҗәле тоту күнекмәләре, төгәлрәге, ничек резюме төзергә, ничек эш бирүченең күңелен яуларга, дулкынлануны җиңәргә һәм әңгәмә вакытында ничек хаталар җибәрмәскә – боларның барысы хакында да мәшгульлек үзәге белгечләре аңлатты.

Ярминкәдә эш эзләүчеләр эш бирүчеләр белән турыдан-туры әңгәмә кора алдылар, бу аларга тәкъдим ителгән вакансияләр хакында тагы да төгәлрәк мәгълүмат (хезмәт хакы күләме, эш режимы, карьера үсеше перспективалары, социаль гарантияләр һ.б.) алырга һәм алдагы хезмәт урыны хакында карар кабул итәргә мөмкинлек бирде.

Уздырылган чара нәтиҗәсендә оешма вәкилләре эшкә урнаштыру өчен кандидатлар сайлап алдылар, аларны оешманың үзендә үтәчәк әңгәмәгә чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International