"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләргә туган якка карата  мәхәббәт тәрбияләнә

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән педагоглар "Минем ватаным" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр, аның кысаларында балаларга Татарстан Республикасының табигать, шәһәрләре, күренекле кешеләре, туган якның кыйммәтләре белән таныштыручы китаплар тәкъдим ителде.Чараның икенче өлешендә малайлар кроссворд белән эшләделәр.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар туган якны бик яхшы белүчеләр булып чыктылар, кроссвордтагы сорауларга актив җавап бирделәр, бер - берсен бүлдереп, беренче булып җавап бирергә тырыштылар», - дип нәтиҗә ясады тәрбияче Әлфинә Абдеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International