Татарстанда озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

"Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан 2019 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан психоневрологик интернатларның санитарларын "Озак вакытка карап тору нигезләре" дип аталган квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештырылды.

Программа "Кече медицина персоналы" һөнәри стандарт таләпләренә туры китереп эшләнгән һәм тыңлаучыларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакыт карау системасын кертү буенча компетенцияләр формалаштыру максатларында гамәлгә ашырылды.

Уку барышында чит кешеләрне карауның теоретик аспектлары һәм практик алымнары, биналар, җиһазлар, инвентарьны санитар тоту кагыйдәләре, медицина калдыклары белән эш итү күнекмәләре каралды, кичектергесез халәтләрдә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре эшләнде, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән эшләгәндә психологик үзенчәлекләре ачыкланды, стационар учреждениеләрдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм таләпләре өйрәнелде.

79 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International