2019 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил – Россия Федерациясе төбәкләренең "Балачак-2019" векторы" еллык рейтингын төзү буенча проект инициативасын гамәлгә ашыру эше оештырылды.
Әлеге проект гаилә, ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү, балигъ булмаган балалар белән гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча иң яхшы региональ тәҗрибәләргә анализ ясауга, Россиядә социаль сәясәтне камилләштерү өчен дәүләт оешмаларын, коммерциячел булмаган оешмалар секторын, җирле үзидарә секторын, дәүләт хакимиятен берләштерүгә юнәлдерелгән.
Конкурсның сайлап алу нәтиҗәләре буенча яңа туган балалардан әниләрнең иртә баш тартуын кисәтү һәм туучылар санын арттыру буенча "Яңа тормыш – өметнең киләчәге" дигән программа Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары тарафыннан эшләнгән "Яңа туган балалардан баш тартуны кисәтү" номинациясендә иң яхшы 100 төбәк проекты арасына кергән. Программаның максаты - сәламәт балаларны тудыру һәм тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру, яңа туган балалардан баш тартуны кисәтү, ана булу кыйммәтләрен пропагандалау.