Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Экскурсия барышында балалар туган якны өйрәнү музее - шәһәрнең чын матди һәм рухи мәдәниятен саклау турында белделәр. Музей хезмәткәрләре балаларга танылган язучы һәм шагыйрь Пастернак, танылган сәнәгать эшлеклесе Ушковның тормышы турында сөйләделәр.
Балалар барлык экспонатларны да ныклап, ашыкмыйча карады, Борынгы көмеш тәңкәләр, беренче кәгазь акча һәм башкалар белән таныштылар.
Танып-белү экскурсиясе күңелле чәй эчү белән тәмамланды.