"Изгелек" үзәгендә пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча чара узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Кичә Социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.

Чараның максаты: пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарның үз һөнәри юлларын, шәхси максатларын һәм байлыкларын, хезмәт эшчәнлеге аша тормышка ашырырга өйрәнү, үзләренең шәхес икәнен, аның яшерен резервлары турында күзаллауларын киңәйтү, мәгълүмати һәм эмоциональ ярдәм күрсәтү.

Чара "Пенсиягә чыгу һәм шуңа бәйле рәвештә килеп чыккан үзгәрешләр" – дигән темага әңгәмә белән башланып китте.  Социаль хезмәт алучылар үзләренең һөнәри юлларын сөйләп үтте, күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән "Үз-үзебезне танып беләбез" күнегүен дә үтәделәр. Үткәрелгән чарадан соң, психолог халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тәкъдим иткән квота буенча, вакантлы урыннар турында мәгълүмат белән таныштырды.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар үз-үзеңне тирәнрәк белергә һәм һөнәри өстенлекләреңне күрсәтергә өйрәтә. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның һөнәри үзбилгеләнеш дәрәҗәсе артты.

Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International