"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Кызыл тасма" акциясе үткәрде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ/СПИД эпидемиясе белән көрәштә халыкара бердәмлекне күрсәтә.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан Биектауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Мәмдәл мәдәният йорты белән берлектә "Кызыл тасма" акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты – балигъ булмаганнар арасында ВИЧ/СПИД проблемасы буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, үз һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплылыкны арттыру булып тора.

Акция барышында балигъ булмаганнар тарафыннан "Тормыш агачы" дип исемләнгән тематик арт-объект ясалды. Кешеләрнең ВИЧ-йогышы проблемасының мөһимлеген аңлау символы буларак бу агач кызыл тасмалардан ясалды. Шуңа күрә, "Тормыш агачы"на тасманы беркетеп, балалар авыручыларга үзләренең ярдәмен, борчуларын, кызгануларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International