Татарстанда Инвалидлар декадасы 1-10 декабрьдә узачак. Декада кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм республиканың муниципаль районнары тарафыннан күп кенә чаралар планлаштырылган.
Аерым алганда, Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бәйрәм концертлары, әдәби-музыкаль кичәләр, шәфкатьлелек акцияләре, спорт ярышлары, чәй табыннары, рәсем күргәзмәләре, хәйрия кинокүрсәтмәләре, балалар иҗаты фестивальләре, мастер-класслар һәм башка бик күп чаралар оештырыла.
Республиканың иҗтимагый оешмалары укучылар өчен өстәл спорт уеннары буенча ачык инклюзив ярышлар, "Доступное кино" социаль акциясе, китап күргәзмәсе, "Шәфкать сәгате", "Сәламәтлек сәгате" һ.б. чаралар уздырачак.