Түбән Камада «Хезмәт юлы» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.
Әлеге конкурс Түбән Камада инде биш ел рәттән уздырыла. Катнашучылар – шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары. Алар хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган эшче һөнәрләр турында тулырак белү, киләчәктә кем булырга теләүләрен билгеләү мөмкинлеге ала.
Быел конкурста җиңү өчен 550 бала һәм яшүсмер көрәште. Башлангыч сыйныф укучылары тематик рәсемнәр ясадылар, өлкән сыйныф укучылары проект эшләре әзерләде.
Победителей и призеров наградили дипломами и памятными подарками. Вполне возможно, что в будущем кто-то из них представит Нижнекамск в федеральном проекте «Билет в будущее», который запустят в ближайшее время.
Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.