«Профориентация калейдоскобы» программасы уңаеннан Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен өлкән төркем малайларның тәрбиячеләре Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова «Спорт тренеры - безне кем мастерлыкка чыгара» - дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Яшүсмерләр чираттагы һөнәр – спорт тренеры белән таныштылар. Балаларга спорт тренерының нинди һөнәри һәм шәхси сыйфатлары булырга тиешлеген, тренировкалар ничек уза алуларын, еш кына ярышларга ничек барырга мөмкин икәнлеген, тренер белән бергә спортта зур җиңүләргә ирешү өчен баланың үзенә нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.
Яшүсмерләр Татарстанның уку йортлары белән танышты һәм анда әлеге белгечлеккә өйрәнергә мөмкин булуын белделәр.
«Хәзер бу һөнәргә ихтыяҗ зур, чөнки сәламәт яшәү рәвеше модада. Балалар һәм яшүсмерләр спорт белән актив шөгыльләнә һәм профессиональ инструкторларга мохтаҗ. Ә тренер булып балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә генә түгел, ә күп санлы спорт залларында, фитнес-клубларда, санаторийларда һәм сәламәтләндерү үзәкләрендә дә эшләргә була», - дип нәтиҗә ясады Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова.