Буа районында озак яшәүчене хөрмәтләделәр

2019 елның 29 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф Латфулла улы Сафиуллин үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе О.Панцырев, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Р. Төхфәтуллин, ветераннар Советы рәисе урынбасары Х.Габдрахманов, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире М.Литвина һәм социаль эш буенча белгеч М.Кулеева котлады. Кунаклар юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гариф Латфулла улына өендә 2015 елдан бирле социаль хезмәткәр Р.Зәйнетдинова хезмәт күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International